news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волынец 14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын чикләргә тәкъдим итте

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең инициативасы 14-18 яшьлек үсмерләрнең социаль челтәрләрдән бары тик әти-әниләренең язмача рөхсәте белән генә файдалана алуын күздә тота.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Диләрә Галиева). 14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын чикләргә кирәк, 14-18 яшьлек үсмерләр исә социаль челтәрләрдән әти-әниләренең язмача рөхсәте булган очракта гына файдаланырга тиеш.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Балаларның интернетта мәгълүмати иминлеге» дигән түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.

«14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын чикләргә кирәк, 14-18 яшьлек үсмерләр исә аннан әти-әниләренең язмача рөхсәте булган очракта гына файдаланырга тиеш», - диде Волынец.

Спикер сүзләренчә, мондый тәҗрибә АКШ һәм Европа илләрендә кулланыла инде, аны ата-аналар берләшмәсе һәм профиль экспертлар да хуплый. Шунлыктан Татарстанның шундый инициатива белән чыгарга хакы бар, дип өстәде балалар омбудсмены.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100