news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец халык саны артсын өчен гаиләдә ничә бала булырга тиешлеген әйтте

Россия халкы кимүдән туктасын һәм арта башласын өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала туарга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.

Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова КПРФ фракциясе утырышында Россиядә репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны 2046 елга 34 миллионнан 27 миллионга кадәр кимиячәк, дип белдерде.

«Әгәр безнең гаиләләрдә ике бала булса, Россиядә хәзерге кебек үк кеше саны калачак. Әле бу иң яхшы очракта. Чөнки кемдер, мәсәлән, бала таба алмый, үз кешесен очрата һәм пар кора алмый. Шуңа күрә гаиләдә өч бала – бу трендны үзгәртә ала торган минимум», - диде балалар омбудсмены.

Исегезгә төшерик, Россиядә бүген, 8нче июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм РФ Президенты Владимир Путинның 2022 елның 28 июнендәге указы белән рәсми рәвештә расланган һәм православие диненең изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә туры китерелгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын әлеге бәйрәм белән котлаганда гаилә, мәхәббәт, тугрылык һәм нәселне дәвам итәргә омтылуны какшамас рухи кыйммәтләр дип атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot