news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец укучыларның мәктәп формасына карата таләпләрне кем билгеләвен аңлатты

Мәктәпләр укучылар өчен көндәлек, парад һәм спорт киеме формасын билгеләргә хокуклы. Бу хакта яңа уку елы алдыннан «Татар-информ»га биргән интервьюда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.

«Россия Федерациясендә белем бирү турындагы» федераль закон нигезендә, белем бирү оешмалары укучыларның кием формасына карата таләпләр билгели ала. Шул ук вакытта алар ил субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнары раслаган стандарт таләпләргә таяна. Балаларның киеменә, шул исәптән аның гомуми кыяфәтенә, төсенә, фасонына, логотипларына һәм аерымлык билгеләренә карата конкрет таләпләр белем бирү оешмасының норматив акты белән билгеләнә», - дип сөйләде ул.

Парад кием формасын балалар бәйрәм көннәрендә һәм тантаналы линейкаларга кия. Малайлар һәм егетләр өчен бу ак төстәге күлмәк яки бәйрәм аксессуары белән тулыландырылган көндәлек кием. Кызларның кием формасы исә ак төстәге блузка яки бәйрәм аксессуары белән тулыландырыла. Спорт киеме физкультура дәресләрендә һәм спорт белән шөгыльләнгәндә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot