news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец: Россиядә ятимнәрнең 80 проценттан артыгының биологик ата-аналары бар

Россиядә ятимнәрнең 80 проценттан артыгының биологик ата-аналары бар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.

«Факт буенча без Россиядә ятимнәрнең 80 проценттан артыгын күзәтәбез - бу социаль ятимнәр. Бу ата-аналары исән булган балалар, андый балаларны я дәүләт тәрбияли, я түләүле нигездә опекуннар», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, күпчелек очракта мондый балалар ата-аналарының төрле бәйлелекләре аркасында ятим калган.

«Мондый очракларның күбесе алкоголизм, наркомания һәм ата-аналарның башка төр бәйлелекләре нәтиҗәсендә барлыкка килә», - дип өстәде Татарстан балалар омбудсмены.

news_right_1
news_right_2
news_bot