news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец Россиядә демографик вазгыятьне яхшырту юлларын әйтте

Россиядә халык санын арттыру өчен кешеләрне гаилә корырга һәм бер генә бала түгел, ә берничә бала табарга стимуллаштырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтте.

Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, Россиядә репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны 2046 елга 34 миллионнан 27 миллионга кадәр кимиячәк.

«Россиянең бердәнбер котылу юлы – күп балалылык. Әгәр дә без репродуктив яшькә кергән кешеләр санын бернинди ысуллар белән дә арттыра алмыйбыз икән, бу бит хатын-кызларга гына түгел, ир-атларга да кагыла, димәк, күп балалы гаилә абруйлы, модалы һәм хәтта отышлы булсын өчен безгә күп балалы гаиләләрне пропагандалау һәм аларга ярдәм итү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк», - диде ул.

Волынец ассызыклаганча, күп балалылык трендын пропагандалау гына түгел, ә гомумән кешеләрнең аңы белән эшләү кирәк: гражданнарга гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә – ул иң мөһиме, ә балалар – дөньяда иң кыйммәтлесе дигән фикерләрне җиткерә торган фильмнар, тапшырулар, китаплар булдыру.

«Без бик аз, һәм бу трендны бетерә алмасак, тагын да азрак булачакбыз. Хәзер бездә матди кыйммәтләр рухи кыйммәтләрне баса, ә болар барысы да туучылар саны кимүгә китерә, нигездә гаиләләр азая һәм бу гаиләләрдә балалар да азая», - дип йомгаклады Волынец.

news_right_1
news_right_2
news_bot