news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волынец Миңнехановка «Игелекле футбол» хәйрия акциясенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде

Татарстанда катлаулы тормыш вазгыятендәге балалар өчен «Игелекле футбол» IV республика хәйрия турниры тәмамланды. Анда Кукмара районы командасы җиңү яулады. Икенче урынны Алексеевск районыннан яшь спортчылар, өченче урынны Левченко исемендәге Казан мәктәбе укучылары алды.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бу мөһим социаль проектка ярдәм күрсәткәне һәм игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

«Егетләр тырышты һәм ахыргача көрәште, һәм бу шатландыра. Тренерларга, район башлыкларына, проектның меценатларына һәм, әлбәттә инде, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка безнең «Игелекле футбол»га ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Хәерле юл, кадерле егетләр! Сезнең тормышыгызда барысы да яхшы булсын!» - диде балалар омбудсмены.

Аның сүзләренчә, турнирның төп бурычы балаларга спорт холкын булдырырга ярдәм итү, аларда футбол белән кызыксыну уяту һәм куелган максатларга ирешергә өйрәтү иде. «Шатлык күз яшьләре, янып торган күзләр һәм соклану! Безнең малайлар - иң яхшылары!» - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Волынец.

«Игелекле футбол» хәйрия турнирында республиканың сигез районыннан сиксәннән артык бала катнашты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100