news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец инфраструктураны үстерү өлкәсендә республиканың яңа планнары турында сөйләде

2025 елда Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән коммуналь инфраструктураны яңартуның яңа программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программаны финанслауның гомуми күләме - 11,7 миллиард сум, дип хәбәр итте Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Телеграм-каналында.

Ул билгеләп үткәнчә, бу акчаның 3,2 миллиард сумы республикага «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында - дәүләт бюджетыннан, ә калган 8,5 миллиард сумы Татарстан казнасыннан бүлеп биреләчәк. Аның сүзләренчә, әлеге акчаларга коммуналь челтәрләрне яңартачаклар, бу исә аварияләрне киметергә һәм аларның энергия нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәр, түләүләр күләмен киметер дип көтелә.

Шулай ук әлеге акчалар социаль инфраструктураны үстерүгә (моңа белем дәрәҗәсен күтәрү, авыручылар санын киметү, гомер озынлыгын арттыру керә) һәм төзекләндерүгә тотылачак.

Бу акчага трассаларны да модернизациялиләр. Яңартылган юллар логистикага уңай йогынты ясар, транспорт чыгымнарын киметер, гражданнарның мобильлеген һәм Татарстанның бизнес өчен җәлеп итүчәнлеген арттырыр дип көтелә.

«Якындагы 5 елда тормыш сыйфатын системалы рәвештә күтәрү һәм икътисади үсеш өчен фундаменталь нигез буларак инфраструктура үсеше - безнең республиканың максаты. 136 объектны яңартырга ниятлибез, бу 1 миллионнан артык татарстанлының, шул исәптән балалы гаиләләрнең дә тормыш сыйфатын яхшыртачак», – дип язган Волынец.

news_right_1
news_right_2
news_bot