news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец чайлдфри пропагандаланган фильмнарга альтернатива төшерергә чакырды

Әгәр фильмда чайлдфри пропагандасы күзәтелә икән, ул тиешле закон йогынтысына эләгә һәм мондый кино тыелырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, РФ Мәдәният министрлыгы балалар табудан баш тартуны пропагандалау күзәтелгән фильмнарга прокат таныклыклары бирмәячәк. «Парламентская газета» фикеренчә, бу исемлеккә «Гарри Поттер», «Игра престолов» һәм «Секс в большом городе» эләгергә мөмкин.

«Нинди дә булса фильмны яки китапны тыю турында карар кабул ителгән очракта бу кемнеңдер шәхси карары гына түгел, бу, кагыйдә буларак, эксперт фикере, һәр фильмга эксперт нәтиҗәсе бар. Санап үтелгән фильмнар әле рөхсәтсез калачак барлык фильмнар да түгел. Аңлашыла ки, шул ук «Гарри Поттер»ны карап үскән тулы бер буын бар, шуңа күрә сүз фильмны гамәлдән чыгару турында барганда без ниндидер альтернатива тәкъдим итәргә тиеш, чөнки бөтенләй тыю – дөрес юл түгел», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot