Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волынец блогерларны куркыныч трендлар өчен җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим итте
Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец интернетта куркыныч тәртип пропагандалаган өчен блогерларны җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләде.
«Балалар төзелешләргә менә, җәмәгать транспортының тышкы ягына тотынып йөри. Интернеттагы трендлар аларны тагын да куркынычрак гамәлләр кылырга этәрә. Хәзер селфхарм дигән яңа тренд барлыкка килде, балалар күз кабакларын булавка белән тишә дә, шуны интернетка элеп куя. «Чап яки үл» дигән куркыныч тренд тагын барлыкка килде. Монда балалар югары тизлектә чапкан автомобиль яныннан мөмкин кадәр якынрак йөгереп узарга тырыша. Балаларны моңа өйрәткән блогерларга карат җаваплылыкны кырысларындырырга, хәтта, җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк дип саныйм. Аларның миллионлаган язылучылары бар, алар үз видеолары белән акча эшли һәм тагын да күбрәк язылучы җәлеп итү өчен балалар өчен куркыныч булган мәгълүматлар белән постлар куя», – дип сөйләде Ирина Волынец.
Кайберәүләр куркыныч трендларны кабатлаган балаларның әти-әниләренә җәза бирергә кирәк дип саный, әмма балалар омбудсмены киресенчә, мондый гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк дигән фикердә.
«Күпчелек әти-әниләр балаларының мондый йогынтыга бирешүен белми. Куркыныч һәм деструктив тәртипне пропагандалау закон буенча эзәрлекләнергә тиеш», – ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз