news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волынец: Балалы гаиләләргә керем дәрәҗәсенә карамастан дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиеш

Туучылар саны артсын өчен балалы гаиләләргә керем дәрәҗәсенә карамастан дәүләт ярдәме күрсәтергә кирәк. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Дәүләт ярдәме гаиләдән мохтаҗ булуын раслау өчен документлар җыйдыру кебек түбәнсеткеч процедурадан башка күрсәтелүе мөһим. Ярдәм гаиләнең кереме дәрәҗәсенә карамастан һәр бала өчен бирелергә тиеш», - диде балалар омбудсмены.

Волынец аңлатканча, төрле белешмәләр таләп итү нәтиҗәсендә кешеләр рәсми рәвештә өйләнешми башлый. Бу әни кеше документлар буенча ялгыз ана булып исәпләнсен өчен эшләнә.

«Мондый белешмәләр таләп иткән очракта парлар өйләнешми башлый, хатын-кыз ялгыз ана була. Гаилә бергә яши, ләкин мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерми, баланың атасын теркәми. Алар дәүләттән нәрсә булса да «алырга» тели, ә фактта бездә бу гаилә юк булып чыга», - дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot