news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волынец аборт ясарга күндергән өчен җаваплылык кертергә тәкъдим итте

Татарстанда балалар омбудсмены Ирина Волынец ТР Дәүләт Советына аборт ясатырга күндергән өчен җаваплылык кертү тәкъдимен юллады. Бу хакта республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышында хәбәр итте.

«Россиянең 14 төбәгендә мондый чара инде гамәлгә кертелгән. Бездә дә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер, дип өметләнәбез», - диде ул.

Волынец билгеләп үткәнчә, Гаилә елында аның демография мәсьәләләрен хәл итү инициативасы федераль дәрәҗәдә хупланды.

«Йөклелекне ясалма өзүне булдырмау өчен булачак әнигә эмбрионны визуальләштереп күрсәтү һәм аның йөрәк тибешен ишеттерү өчен утратавышлы тикшерү үткәрергә тәкъдим ителде», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100