Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан волонтерлары махсус операция зонасына машиналар, төзелеш материаллары тапшырды
«Казан суворовчылары» иҗтимагый оешмасы активистлары махсус хәрби операция зонасына гомуми күләме 1,2 миллион сум тәшкил иткән төзелеш материаллары тапшырды.
Фронтка блиндажлар, вакытлыча урнашу пунктлары һәм команда пунктлары төзү өчен беркеткечләр, профнастил, рубероид һәм башка төзелеш материаллары озаттылар. Шулай ук мобиль төркемнәр өчен ун җиңел автомобиль тапшырылды – машиналарда йә турель җайланмалары урнаштырачаклар, яки аларны азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары ташу өчен файдаланачаклар. Моннан тыш, янгын сүндергечләр, турельләр һәм җылылык изоляциясе материаллары җибәрелде.
Фото: © «Казан суворовчылары»
«Мондый йөкләрнең һәркайсы – безнең уртак иманыбыз, уртак хезмәтебез, туган җиребезгә һәм бүген аның сагында торучыларга уртак мәхәббәтебез. Тылда битараф булмаган кешеләрнең йөрәкләре типкәндә, предприятиеләр булышам дип торганда, ә волонтерлар ярдәмне илтеп җиткергәндә – безнең рухны сындырып булмаячак. Без – бербөтен. Тыл һәм фронт. Өлкән буын һәм яшьләр. Татарстан һәм бөтен Россия. Бу бердәмлектә – безне төп максатка илтә торган төп көчебез», – дип белдерде «Казан суворовчылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Әнвәр Низамиев.
Гуманитар йөкне җыярга күпсанлы коммерция оешмалары, шулай ук Татарстан халкы ярдәм итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз