news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан волонтерлары Рубежноега «Возрождение» үзәге өчен видеокүзәтү системасы тапшырды

Казан волонтерлары Рубежноега «Возрождение» үзәге өчен видеокүзәтү системасы тапшырды
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Рубежное шәһәрендәге «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә видеокүзәтү системасын урнаштырдылар. Җиһазны Казанның «Без бергә - көч!» волонтерлар төркеме тапшырды.

Үзәк өчен өч тышкы камера һәм монтажлау өчен комплект сатып алдылар. Телекоммуникация компаниясе белгечләре системаны урнаштырды һәм көйләде, ә үзәк хезмәткәрләрен система белән эшләргә өйрәттеләр.

Динар Һадиуллин һәм Лилия Мөхәтисова волонтерлар командасы белән бергә үзәккә даими рәвештә килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә алар үзәк җитәкчесе Татьяна Индычая белән учреждениенең иминлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.

«Динар белән Лилия килгәч, үзәккә нәрсә кирәк дип сорады. Мин безгә видеокүзәтү системасы җитми дидем. Аны урнаштырдылар инде, безнең өчен бу - иминлекне тәэмин итүдә мөһим адым», - дип искә алды очрашуны үзәк җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot