Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт волонтерлары һәм артистлары Луганск Халык Республикасына гуманитар миссия оештырды
Әлмәт артистлары һәм волонтерлары Луганск Халык Республикасына гуманитар ярдәм китерде һәм хәрбиләргә ачык һавада концерт күрсәтте.
Бу 88нче аерым мотоукчы бригадасы һәм «Гранит» танк батальоны хәрбиләре өчен чын мәгънәсендә күңел бәйрәме булды.
«Гармония» халык ансамбле, солистлар Бибинур Маликова, Андрей Линев, Наилә Сәлиева, Фәрит Гыйләҗев, шулай ук «Әлмәтем» ансамбле «Үзебезнекеләр өчен» волонтерлар штабы белән берлектә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар миссия оештырды.

Әлеге сәфәр Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм Мәдәният идарәсе ярдәме белән узды. Артистлар хәрбиләргә кирәк-яраклар, инструментлар, бәйләнгән җылы әйберләр һәм мәктәп укучыларының хатларын үз эченә алган гуманитар ярдәм тапшырды.
Төп бүләк, әлбәттә, концерт булды. Акциядә катнашучыларны экстремаль шартлар да, сәхнә булмау да туктатмады.
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова миссиянең әһәмиятен билгеләп үтте.

Фотолар: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз