news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтерлар татарстанлыларга халык санын алу турында сөйләячәк

Иреклеләр республика халкына Татарстан Президентын сайлау вакытында консультация бирүдә катнаша ала.

Волонтерлар татарстанлыларга халык санын алу турында сөйләячәк
Солтан Исхаков

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан волонтерларын республика халкына Бөтенроссия халык санын алу турындагы мәгълүмат җиткерүгә җәлеп итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова сөйләде.

«Волонтерлар, һичшиксез, халык санын алу буенча аңлату мәгълүмат кампаниясенә җәлеп ителәчәк. Һәм мин волонтерлык ярдәме сентябрьдә Татарстан Президентын сайлауда да кирәк булыр дип уйлыйм», — диде спикер.

Министр урынбасары халык санын алу офлайн да, онлайн да узачак, дип аңлатты. Шуңа бәйле рәвештә, әле компьютердан ышанычлы файдаланмаган өлкән буын вәкилләренә волонтерларның консультацияләре кирәк булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, татарстанлылар «Конституция волонтерлары»ннан барыннан да күбрәк пенсияләрне индексацияләү һәм ирекле ярдәм күрсәтүгә бәйле төзәтмәләрнең эчтәлеге белән кызыксынган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100