news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтерлар Татарстан Президентына мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмаларын күрсәтте

Татарстанда 55 мең кешегә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Тукай муниципаль районы волонтерлары белән очрашты. Алар «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды. Волонтерлар республика җитәкчесенә мохтаҗларга тапшырыла торган азык-төлек җыелмаларын күрсәтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез игелекле эш эшлисез. Бу катлаулы вакытта ярдәмгә аеруча мохтаҗлар да бар. Аларга игътибар күрсәтү безнең бурыч. Сезнең ярдәмнән башка без моны эшли алмас идек», — дип мөрәҗәгать итте волонтерларга Рөстәм Миңнеханов.

Волонтерлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентына, республика проекты кысаларында Тукай районында 627 кеше азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителәчәк, ә андый җыелмаларны барлыгы 55 мең кеше алачак, дип сөйләделәр.

«Ярдәм янәшә! Ярдәм якында гына!» республика хәрәкәтенә Татарстанның 60 меңнән артык волонтеры, шулай ук хәйриячеләр, коммерцияле булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм республикада яшәүче битараф булмаган йөзләгән кеше кушылды. Президент читтә калмаганнарга һәм йөрәк кушуы буенча игелекле эш башкаручыларга рәхмәт белдерде.

#ПомощьРядом #ПомощьРядомТатарстан #ЯрдәмЯнәшә #ЯрдәмЯнәшәТатарстан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100