news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волонтерлар махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш хәрбиләрен искә алды

Волонтерлар махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш хәрбиләрен искә алды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

«Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядә һәлак булган Актаныш районы хәрбиләрен искә ала. Волонтерлар туган иле мәнфәгатьләрен яклап шәһит киткән хәрбиләр җирләнгән зиратларга Россия һәм Татарстан байракларын урнаштыра, чәчәкләр куйды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Тиздән махсус хәрби операция башлануга ике ел була. Шушы кыска гына вакытта Актаныш районында туып-үскән ике йөздән артык ир-егет Россияне неонацизмнан яклау өчен ут эченә керде.

«Без бергә» волонтерлары батырларча һәлак булган егетләребезнең исемен мәңгеләштерү уе белән яна. Бу көннәрдә актив ватанпәрвар хатын-кызлар бик матур һәм изге эшкә тотынды. Фирдания Нуруллина, Лилия Гикрамина, Гөлназ Гарифуллина геройларның туган авылларына каберләрен зиярат кылды.

Волонтерлар мәңгелек йокыга талган егетләрнең рухына догалар кылып чардуганнары тирәли Россия һәм Татарстан әләмнәрен урнаштырды. Тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе итеп аяк очларына канәфер, хризантема чәчәкләре салды.

«Без бергә» төркеме волонтерлары белән үзара сөйләшкәндә, егетләребез җирләнгән зиратларга әләмнәр куярга иде дип әйткән идек. Бу идеябезне тормышка ашырырга иганәчеләр ярдәм итте. Район буйлап йөреп 19 хәрбине менә шулай искә алдык. көннәр матур торганда тагын 7 геройның рухын шатландырырга уйлыйбыз», – ди волонтер Фирдания Нуруллина.

Хәрбиләр волонтерларга барыннан да бигрәк хәрби кирәк-яраклар сорап еш мөрәҗәгать итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot