news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтерлар, өлкәннәргә үтемле бәядән азык-төлек сатып алу өчен, бәяләрне тикшерә

Татарстанлылар, 8-800-200-43-11 телефоны буенча шалтыратып, азык-төлек яки даруларны өйгә бушлай китерү өчен заказ бирә ала.

Волонтерлар, өлкәннәргә үтемле бәядән азык-төлек сатып алу өчен, бәяләрне тикшерә
Михаил Захаров

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Коронавирус вакытында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер торган волонтерлар штабы, татарстанлыларга иң үтемле бәядән азык-төлек һәм дарулар тәкъдим итү өчен, кибетләргә мониторинг үткәрү белән шөгыльләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына волонтер Тимур Сәгъдиев хәбәр итте.

«Без өлкән яшьтәге кешеләргә иң үтемле бәядән азык-төлек сатып алу өчен кайбер кибетләрдә шәхсән үзебез һәм интернет аша бәяләргә мониторинг үткәрәбез», — дип искәртте волонтер.

Татарстанлылар, 8-800-200-43-11 телефоны буенча шалтыратып, азык-төлек яки даруларны өйгә бушлай китерү өчен заказ бирә ала. Волонтерлар сездән исемегезне, адресыгызны, товарлар исемлеген сораячак. Өлкәннәргә ярдәм итүчеләр, исемлеккә тагын бер тапкыр төгәллек кертү өчен, заказ бирүчегә кибеттән шалтыратып, товарларның исемлеген атаячак. Заказны аны кабул итеп алган вакытта кибеттән бирелгән чек буенча түләргә мөмкин.

Кибеттән өстәмә шалтырату пенсионерлар нәрсә теләсә, нәкъ менә шуны алсын өчен кирәк, дип аңлатты Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова.

«Волонтерлар кибеттән пенсионерга шалтыратып, товарның маркасын атый һәм бәясен әйтә. Бу пенсионер нәкъ менә үзе теләгән әйберне алсын өчен шулай эшләнә», — дип искәртте ул.

Татарстанда шулай ук «Без булдырабыз» колл-үзәге эшли. Телефоны: 8-843-598-3-598.



Галерея: Волонтеры доставляют продукты пожилым людям
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100