Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волонтерлар Казанда Тирән күл яныннан 50 капчык чүп-чар җыйды
Тирән күл төбеннән чүп-чарны Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары күтәргән.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда бүген Тирән күлнең яр буен һәм аның төбен чистарту буенча экология акциясе узды.
«Федераль, республика программалары бар. Дәүләт белән җәмәгатьчелек экология проблемаларына зур игътибар бирә. Шуңа күрә күлләрне чистарту белән шөгыльләнгәндә, без экология һәм табигать иминлеге мәсьәләләрен хәл итәбез», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Бүген Казанның Киров районында Тирән күлнең яр буе зонасын җыештыруда дистәләрчә волонтер катнашты. Алар арасында Территорияләрнең инвестицион үсеш фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары, «ТатарКино» вәкилләре һәм шәһәрдә яшәүче битараф булмаган кешеләр бар иде.
Тирән күл төбеннән (уртача тирәнлеге — 6 метрдан бераз артыграк, ә максималь тирәнлеге 13 метрга җитә) чүп-чарны Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары күтәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз