Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Волонтерлар Казан үзәгендә 100 мең георгий тасмасы таратачак
Казанда «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт алды. 9 майга кадәр волонтерлык корпусыннан волонтерлар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бауман, Кремль урамнарында, Ирек мәйданында, шулай ук Г.Камал исемендәге театрның иске бинасы янында 100 мең тасма таратачак.
Шулай ук Казанга кергән юлда «М» хәрефе акция кысаларында кара-кызгылт сары төсләргә – хәрби дан символы төсе – белән бизәләчәк, ә «Урам» экстрим-паркында активистлар озын георгий тасмасын җәелдерәчәк, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Оештыручылар Казан халкын һәм кунакларын акциядә катнашырга һәм буыннарның дәвамчанлыгына ярдәм итәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз