Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волонтерлар инвалид кызга операциягә дип җыйган акча счеттан юкка чыккан
Кызның хәле аяныч
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Яр Чаллыда балачактан инвалид булган Алия күп тапкырлар операция кичергән булса да, 2 ел инде караватыннан тора алмый. Немец табиблары операция ясау өчен 2,5 миллион сум акча сораган. Шәһәр волонтерлары, аңа ярдәм итү максатыннан, акча җыя башлаганнар. Алия счетына инде 14 мең сум күчергәннәр дә. Күпмедер вакыттан соң кызга шалтыратып, аңа ярдәм итәргә теләүләрен әйткәннәр һәм банк картасы реквизитларын сораганнар. Шуннан соң волонтерлар җыйган акча счеттан юкка чыккан, дип бәлагә тарган кызның хәлләрен яза “Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз