news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтерлар елында Татарстанның экологик хәрәкәтенә 10 мең волонтер җәлеп ителәчәк

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Экология елына нәтиҗә ясап, Волонтерлар елында бурычларны билгеләде.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Абдулганиев бүген коллегия утырышында Экология елына нәтиҗә ясап, 2018 елга бурычларны билгеләде.
 
Министр искәрткәнчә, Татарстанның Россиядә Экология елы буларак узган 2017 елдагы эшчәнлеге “Төбәкнең актив экологик сәясәте өчен” истәлекле сертификаты белән бүләкләнде. Аны V Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау съездында тапшырган иделәр. Шулай ук РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы төзегән рейтингта да Казан белән Чаллы илнең экологик яктан үсеш алган шәһәрләре арасында беренче булды. “Бу – безнең уртак эшчәнлегебезгә югары бәя”, - диде Фәрит Абдулганиев.
 
Коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары Артем Сидоров катнашты.
 
“2018 елда да экологик иминлекне тәэмин итү буенча системалы эш дәвам итәчәк. Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан безнең алда мөһим бурычлар тора. Болар – әйләнә-тирә мохитнең торышын тикшереп тору өчен территориаль күзәтү системасын җәелдерү, табигатькә пычрак сулар агызылуына чик кую, һаваның чисталыгын саклау, чүплекләрне бетерү кебек эшләр”, - диде министр.
 
Аерым алганда, министрлыкны елга ярлары буенча, шәһәрләрдәге елга-күлләр буенда, авыл һәм шәһәрләрдә агач һәм куаклар утырту, табигатьне саклауга юнәлдерелгән тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеген алып бару, халыкны табигатьне саклау чараларында актив катнаштыру, мәктәпләрдә экологик сыйныфлар ачу кебек эшләр көтә.
 
“2018 ел Россиядә Волонтерлар елы итеп игълан ителде. Экология өлкәсендә волонтерлар хәрәкәте аеруча көчле. Быел без яшьләрнең “Чиста булачак” дип аталган экологик хәрәкәтендә волонтерлар санын 10 меңгә кадәр җиткерергә тырышачакбыз”, - диде Фәрит Абдулганиев.
 
Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның экологиягә карата мөнәсәбәте үзгәрә баруын билгеләп үтте. “Узган ел республикада экологик икеайлыкта 1 миллион 200 мең кеше катнашты. Бу актив халыкның өчтән ике өлеше дигән сүз. Меңнән артык чаралар үткәрелде”, - диде ул. 
 
Рөстәм Миңнеханов республикада тормышка ашырылган 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нигезендә, әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирелүен әйтте. “Татарстан сәнәгать үсеш алган төбәкләрнең берсе. Бездә нефть, нефть химиясе, машина төзелеше тармаклары алга киткән. Болар, әлбәттә, табигатькә йогынты ясамый калмый. Быел да безнең максат – экологиягә тискәре йогынтыны киметү, табигатьне саклау, торак һәм юллар төзелешен “яшел стандартлар” нигезендә алып бару”, - диде ТР Президенты.   
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100