Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Волонтерлар Covid-19дан терелгәннәргә плазма тапшыру мөмкинлеге турында хәбәр итәчәк
Татарстанда ковидуа каршы плазма республика һәм шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен кирәкле күләмдә әзерләнә.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан «бердәмроссиялеләре» ковидтан терелгәннәргә плазма тапшыру мөмкинлеге турында хәбәр итә торган волонтерлар хезмәте оештырырга ниятли. Кан коронавируслы башка пациентларны дәвалау өчен кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына партиянең мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.
«СМС-хәбәр итү һәм телефон аша шалтыратулар ярдәмендә волонтерлар яңа коронавирус инфекциясе белән авырып терелгән пациентларга, донор буларак туры килгәндә, плазма тапшырырга әзерме икәнлекләре турында карар кабул итә алсын өчен хәбәр итәчәк», — диделәр партиядә.
Covid-19 белән авырып терелгән кешенең кан плазмасы мондый диагнозлы башка пациентларны дәвалау өчен кирәк. «Бердәм Россия» активистлары үзләре дә донорлар ролендә чыгыш ясарга әзер. Аерым алганда, плазманы Казан шәһәре Думасы «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Евгений Чекашов тапшырды.
«Мин „Бердәм Россия“нең ковидка каршы плазма тапшыру турындагы инициативасы турында ишеткәч, бу чакыруга шатланып ризалаштым. Минем авыруым бик кыен узды, һәм мин аның башка кешеләр шулай узуын теләмим. Әгәр дә минем плазма кемгә дә булса ярдәм итсә, мин бик шат булырмын», — диде депутат.
Республика кан үзәгенең медицина буенча баш табиб урынбасары Лилия Сибгатуллина сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында коронавирус белән булган хәлләргә карамастан, донорлар кимемәгән. Көн саен ике-биш кеше ковидка каршы плазма тапшыра.
«Көн саен без 80-100 донор кабул итәбез, һәм бу бик сөендерә. Безнең пациентлар кан компонентлары кытлыгын бөтенләй сизми. Ковидка каршы плазма әзерләүгә килгәндә, Татарстанда бу эшне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы регламентлый. Ковидка каршы плазма республика һәм шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен кирәкле күләмдә әзерләнә», — дип искәртте Сибгатуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз