news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волонтерлар Covid-19 авыруын дәвалый торган хастаханәгә антисептиклар китерде

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасында коронавирус эпидемиясе белән бәйле ярдәм күрсәтүчеләрнең волонтерлык үзәге ачылды.

Волонтерлар Covid-19 авыруын дәвалый торган хастаханәгә антисептиклар китерде
«Бердәм Россия» мәгълүмат үзәге

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» волонтерлык үзәге активистлары Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә клиниканың барлык биналарын эшкәртүгә җитәрлек концентрацияле антисептик партиясен тапшырды. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Табиблар безнең белән чир арасында киртәләр ясый. Без җиденче хастаханәгә ярдәм итәргә булдык, чөнки монда инде инфекция белән зарарланган кешеләр бар инде. Без табибларны коронавирустан гына түгел, хлорлы дезинфектантларның зарарлы йогынтысыннан да сакларга тиешбез», — диде волонтерлык үзәге активисты Рафаэль Гайнетдинов.

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе фармацевты Светлана Варламова сүзләренчә, дезинфекция чаралары хәзер клиникага бик кирәк. «Без пациентларыбызның да, табибларның да сәламәтлеген саклау турында кайгыртабыз. Мондый ярдәм хәзер бик мөһим», — диде Варламова.

news_right_1
news_right_2
news_bot