Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волонтер Рөстәм Гатин: Татарстан минем өчен – Ватаным, мине илһамландыра торган кешеләр
Чаллы эшкуары Рөстәм Гатин «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.
«Татарстан минем өчен – Ватаным, тормышым, мине илһамландыра торган кешеләр. Ул – минем белән янәшә бара торган, миңа тагын да яхшырак булырга ярдәм итә торган кешеләр», – диде ул.
Рөстәм Гатин республиканы үстерүдә, Татарстан халкына ярдәм итә. Ул «Кеше приюты»н оештырды, приют 2020 елда эшли башлады. Волонтер үз тирәсенә фикердәшләр командасын җыйды, алар ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә юридик һәм медицина ярдәме, чәчтараш хезмәте күрсәтелә һ.б.
«Без 15 меңләп порция өләштек. Бик күпләр «Кеше приюты» проекты аша үз торагын, эшен тапты. Шулай ук без аларга кием-салым, аяк киеме, китаплар өләшәбез. Биш елга якын шәһәребез, республикабыз халкына ярдәм итәбез. Мин үз республикамны бик яратам һәм башка кешеләрнең дә, минем кебек үк, аны яратуларын телим», - дип билгеләде ул.
Үз командасы белән ул ике ел ярым дәвамында Лисичанск халкын көн саен кайнар төшке ашлар белән туендыра – тәүлегенә биш мең порция тирәсе өләшә. Моннан тыш, ул җирле халыкны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә операциягә, ә балаларны тернәкләндерүгә даими китерде.
Эшмәкәр махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә ярдәм итү турында да онытмый. Татарстанлыларга Ватанны саклаучыларга фикердәшләре белән бергә модернизацияләнгән автомобиль, мотоцикллар һәм башка машиналар җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз