news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтер-медиклар табибларны һәм пациентларны Мәхәббәт көне белән котлады

Татарстан волонтерлары «Россия — мәхәббәт иле» бөтенроссия акциясенә кушылды.

Волонтер-медиклар табибларны һәм пациентларны Мәхәббәт көне белән котлады

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Волонтер-медиклар бөтенроссия акциясенә кушылды һәм 7нче шәһәр хастаханәсе табибларын һәм пациентларын Мәхәббәт көне белән котлады.

Волонтер-медиклар хастаханә хезмәткәрләренә һәм пациентларга чәчәк һәм валентинкалар бүләк итте.

«Бу Мәхәббәт көнендә без сезгә изге эшегез өчен зур рәхмәт, кайгырту һәм ярату белдерәсебез килә. Сез — чын геройлар, сезгә тагын бер тапкыр „Бик зур рәхмәт!“ дип әйтәсем килә», — диде Татарстан Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге белгече Тимур Галәветдинов.

Хастаханә табилары волонтерларга бу акцияне оештырулар өчен рәхмәт әйтте.

«Мин бөтен госпиталь исеменнән волонтерларга шундый яхшы бәйрәм ясаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең пациентлар бик шат, бу бүләк өчен сезгә зур рәхмәт», — диде хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева.

Авыр пандемия елы кешеләрне бер-берсенә шактый якынайтты, кешеләр үзләренең якыннарына һәм туганнарына гына түгел, дусларына, танышларына, күршеләренә һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләргә, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗларга да ярдәм итте.

#Безбергә акциясе битараф булмау һәм катнашу символы булды, йөзләрчә мең кешене берләштерде, ә миллионнарны бер-берсенә якынайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100