news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы волонтеры Мәрьям Федоткинга «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале тапшырылды

Чаллы волонтеры Мәрьям Федоткинга «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале тапшырылды
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте

Чаллыда яшәүче, ел ярымнан артык махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче Мәрьям Федоткинага Ворчун кушаматлы хәрби хезмәткәр «Фронтка ярдәм иткән өчен» медален тапшырды. Волонтер бүләкне туган шәһәренә кыска вакытлы сәфәре вакытында алды. Ул Чаллыга якыннарын күрергә нибары ике көнгә кайткан иде.

Туганнары 71 яшьлек Мәрьям Федоткинаның волонтерлык эшчәнлеге турында озак вакыт белмәгән дә. Федоткина сүзләренчә, туганнары аны Анапада ял итә дип уйлаган, ә ул исә госпитальләрдә хәрбиләргә ярдәм иткән.

Хәрбиләр арасында волонтер Эхо кушаматы белән билгеле. Аның сүзләренчә, күп кенә солдатлар аны әби дип йөртә.

Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте

Волонтерга медаль тапшырган хәрби хезмәткәр Ворчун волонтерлар тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Моннан тыш, волонтерлар медикаментлар җыя, чәй җыелмалары өчен җиләкләр киптерә, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә, коры ашлар әзерләүдә катнаша һәм солдатларга даими рәвештә өйдә пешерелгән ризыклар, шул исәптән прәннекләр җибәрә. Азык-төлек һәм медикаментлардан тыш, волонтерлар блиндажлар һәм позицияләр өчен кирәкле төзелеш материаллары тапшыра.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot