news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волонтер Айгөл Мөхәммәдьярова: Авырлыкларга рухи һәм физик яктан әзер булырга кирәк

Волонтер Айгөл Мөхәммәдьярова: Авырлыкларга рухи һәм физик яктан әзер булырга кирәк
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Фәнзилә Салихованың «Ярдәм итү теләге куркуны җиңә» дигән язмасы чыкты. Анда ул волонтер Айгөл Мөхәммәдьярова турында язган.

«Айгөл Таһир кызы Мөхәммәдьярованы күптәннән беләм, хәрби-патриотик чараларда танышып, аралаша башладык. Җиңел гәүдәле, җитез Айгөл авырлыклардан курыкмый, волонтер булып китүе дә шуңа дәлил. Өч айга бер ул Луганск, Донецк Халык Рес­публикаларына ярдәм итү нияте белән эшләргә бара. Айгөл белән очрашып, волонтер хезмәте, азат ителгән территорияләрдә халыкның ничек яшәве, нинди ярдәмгә мохтаҗ булуы турында озак әңгәмә кордык.

«Щит Родины» хәрби тәрбия бер­ле­гендә матбугат хезмәтен җитәк­лә­гәнлектән, Айгөл өчен волонтерлык эше яхшы таныш. Башта ул «Крылья ангела» оешмасы хатын-кызлары белән мас­кировка ятьмәләре үрә. Тора-бара азат ителгән Донецк, Луганск Халык Респуб­ликаларына волонтер буларак бару теләге уяна. Тик ул теләген ничек тормышка ашырырга белми. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит әле: Айгөл машинада барганда, «Вера» радиосыннан «Патриарх гуманитар миссиясе»нә активистлар кирәклеге турын­да ишетеп ала. Озак уйламый гариза бирә. Беренчел хәрби әзерлеге бар, медицина ярдәме күрсәтә белә, аны шунда ук кабул итәләр.

2023 елда беренче тапкыр Мариупольгә бер атнага юллыйлар, икенче, өченче баруларында берәр ай була. Ирексездән «Синең бу карарың белән әниең ничек ризалашты?» – дип сорыйм. «Ул – медик. Ярдәм, шәфкатьнең никадәр мөһим икәнен һөнәре буенча белә. Аңа мине җибәрү авыр булды, ләкин уемның нык булуын белгәч, файдалы киңәшләрен биреп озатты», – ди Айгөл.

Әнисенең әтисе фронтта – фельдшер, ә әтисе ягыннан Салих бабасы хәрби очучы була. Икесе дә җитди яраланып, дәваланалар. «Тагын шахталар янындагы терриконнар өемен күрү дә хәтерне айкады. Бабамны кулаклаштыру елларында күмер кисәргә сөргәннәр», – ди Айгөл. Заманнар сынавын күп узган бу гаилә. Ә әтисе Таһир хәрби хезмәтне Әфганстанда уза. «Щит Родины» хәрби тәрбия берлеге җитәкчесе Олег Большаков та Төньяк Кавказда кайнар нокталарда хезмәт иткән. Сугышның ни икәнен бабалары, әтисе, җитәкчесе сөйләве буенча белсә, аның кешеләргә китергән афәтен Айгөл үз күзләре белән күргән. «Ярдәм итү теләге куркуны җиңә», – ди ул.

Волонтерлар өчен гадәттә бер смена 10-12 көн тәшкил итә. Айгөлнең бер баруы 2-3 өч сменага тәңгәл, бер ай тирәсе була. Моннан тыш, юлга гына да атна тирәсе вакыт китә. Башта поезд белән Мәскәүгә кадәр, аннары 26 сәгать автобуста Донецк, Северодонецк шәһәрләренә кадәр барасы. Волонтерларның бурычы – азат ителгән территорияләрдә яшәүче халыкка адреслы гуманитар ярдәм күрсәтү. Моңа азык-төлек, медикаментлар тарату, урын өстендә ятучыларны карау, ашату, фатир җыештыру, кибет, аптекага бару кебек эшләр керә.

«Иртән биштә без – аяк өстендә. Авырлыкларга рухи һәм физик яктан әзер булырга кирәк. «Минем ярдәм итәсем килә», – дигән «алсу күзлекләр» беренче көнне үк челпәрәмә килә. Түзә алмый кайтып китүчеләр дә булгалый», – ди Айгөл. Волонтер булып, дини югары уку йортларының православие факультетлары студентлары җәйге каникулда бара, кайдадыр эшләүчеләр башкаларга ярдәм итү өчен чираттагы ялларын корбан итәләр. «Үз машинасы белән барган 76 яшьтәге автоволонтер белән эшләргә туры килде. Хәтта күпбалалы әниләр дә бару җаен таба. Анда эшләү – үзе бер сынау», – дип дәвам итә Айгөл.

Волонтерлар өчен хәрби табиблар төзегән махсус кагыйдәләр җыелмасы бар. Шуның буенча һәркем инструктаж уза. Азат ителгән территорияләр булса да, биналар җимерелергә, шартларга мөмкин, шундый вакытларда югалып калмау – тормышыңны саклау ул», – ди Айгөл. Волонтерларга юл читләреннән, чабылмаган үләннән йөрү, җирдә яткан яңа кебек күренгән ялтыравыклы әйберләрне кулга алу тыела. Шулай ук таныш булмаган кешеләр кулыннан нидер алу да. Волонтерлар һәрвакыт ике, кайчак өч кеше йөри. Бу эшләрне тизрәк башкарырга, мөмкин кадәр күбрәк фатирда булырга мөмкинлек тә бирә, бер үк вакытта куркы­нычсызлык чарасы да.

Айгөл адрес­лы ярдәм юнәлешендә эшләсә, башка төр ярдәмне сайлаучылар да бар. «Казаннан милләттәшләребезнең шактые төзелештә көч куя, татар кешесенең балта-пычкыга кулы ятып тора бит аның. Җимерелгән йортларны төзекләндерәләр. 5-6 кеше бригадаларга тупланалар, тиз һәм төгәл, җиренә җиткереп эшлиләр. Хатын-кыз волонтерлар аларга ашарга пешерә, керләрен юа, кирәк чакта беренчел ярдәм күрсәтә», – ди Айгөл.

«Патриарх гуманитар миссиясе» яр­дәмен көтүчеләр исемлегендә Донецк шәһәрендә генә 1850 гаилә, һәркайсында өчтән алып бишләп кеше. Җимерелгән йорт­ларда торучылар бар, ут юк, су чикле, азык-төлек такы-токы. Шуңа да безне көтеп алалар. Беренче баруымда бер өлкән яшьтәге кешедә булуым хәтергә уелып калды: аягы яралы, йорты җимерек. Даруларны рәхмәт әйтеп алды. «Миннән дә мохтаҗлар бар, балалар, хатын-кызлар, аларга ярдәм итегез, зинһар!» – диде. Анда кешеләр олы бер гаилә кебек яши, бер сынык икмәген үзара бүлешә, башкача тормыш саклау мөмкин түгел. Безне төрлечә каршылыйлар, кемдер бераз шикләнеп, кемдер өмет белән. Аеруча өлкәннәр өчен без аяклар да, куллар, да, күзләр дә», – ди Айгөл.

Алар авыруларны хастаханәләргә илтәләр, табиблар кабинетларына озатып йөриләр, күпфункцияле үзәкләрдә субсидияләр, пенсияләр рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр. Бушка эшлиләр, волонтерларга хезмәтләре өчен – рәхмәт сүзе. «Хәзер куркыныч түгел, ә менә беренче баруымда Мариуполь шәһәрендә сәүдә үзәге янында дрон һөҗүменә эләктем. Шартлау тавышлары яңгырый, өскә пыяла, бетон кыйпылчыклары коела. Үзем җирдә ятам, үзем яраланучылар юкмы дип, як-ягыма карыйм», – дип искә ала Айгөл. Әзерлеге коткара, куркып, югалып та калмый, кирәк булса, беренче ярдәм күрсәтү кирәклеген исендә тота.

«Иң зур кытлык – суга. Ул өч көнгә бер генә бирелә, күпкатлы йортларның шактыенда икенче катка кадәр генә менеп җитә. Югарырак яшәсәң, ташырга туры килә. Краннан техник су килә, ул пычрак, кайнату да, хлорлаштыру да аны эчәргә яраклы итә алмый. Ул бары табак-савыт, кер, идән юарга гына ярый. Рәхәтләнеп юыну турында хыялланасы да юк, җыйган суны өч көнгә җиткерергә кирәк. Шуңа бик сакчыл тотабыз. Дымлы салфеткалар ярдәм итә. Мин чәчләремне нык итеп үреп куям да, яулык ябам, шулай пычранудан саклыйм. Анда мин суның кадерен аңлый башладым. Ә Донецк халкы үзе өчен һәр тамчысы кадерле булган шул судан розаларга өлеш чыгара! Тыныч елларда шәһәрдә 2 миллион роза утырта торган булганнар, Донецкины «миллион розалар шәһәре» дип йөрткәннәр», – дип сөйли Айгөл.

Айгөлгә аннан әнисе белән элемтәгә сирәк чыгарга туры килә. Бары ышанычлы нокталардан гына шалтырата һәм кыска итеп исән-имин икәнен, бар да әйбәт булуын әйтә. Җирле халыкның да, волонтерларның да уй-теләге бер: сугыш бетеп, тизрәк тынычлык урнашсын иде. «Аннан кайткач, беренче көнне мин туйганчы йоклыйм. Әле өйдә булуыңа ышанмыйсың да, уянып китәсең дә, ут януына аптырыйсың, су җыярга кирәк бит, дип уйлыйсың», – ди ул.

Ижау­га кайткач, Айгөл гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Иң кирәк әйберләр – дарулар, витаминнар, гигиена кирәк-яраклары. Шулай ук җылы кием-салым, аяк киемнәре, оекбашлар, юрганнар кирәк. Салкын чорда фатирлар җылытылмый, күпләр киенеп йоклый. Һәм иң кирәклесе – су. Җыелган акчага суны Донецкиның үзендә сәүдә нокталарында сатып алалар. «Никадәр авыр булмасын, кабат барасы, анда кал­ганнарның исән икәнен күрәсе, ярдәм итәсе килә», – ди Айгөл. Декабрь ахырында тагын юлга кузгалып, Яңа елны да шунда каршылаячак һәм гыйнвар урталарына кадәр ярдәм итүдә булачак».

news_right_1
news_right_2
news_bot