Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Володин Зеленскийның Украина исеменнән чыгыш ясау хокукын югалтуын белдерде
Украина Президенты Владимир Зеленский агымдагы елның 21 маеннан үзенең легитимлыгын югалтты, ул ил лидеры сыйфатында карар кабул итә алмый. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Телеграм-каналында күрше дәүләттәге хәлгә үз карашы белән уртаклашты.
«Президент сайлауларын гамәлдән чыгарып, Зеленский хакимиятне үзләштерде. 21 майдан ул үзенең псевдолегитимлыгын тулысынча югалтты», - дип белдерде Россия сәясәтчесе һәм хәрби хәлгә сылтау Украина Конституциясенә каршы килә, дип өстәде.
Володин фикеренчә, Зеленский, каденция срогы тәмамланганнан соң, «мобилизация игълан итәргә, кешеләрне сугышка җибәрергә, дәүләт башлыгы исеменнән нинди дә булса башка карарлар кабул итәргә» хокуклы түгел, дип яза «Татар-информ».
Дәүләт Думасы спикеры моны барысы да, шул исәптән Украина халкы һәм Европа дәүләтләре лидерлары аңларга тиешлеген әйтә. «Легитимлылыгын югалткан Президент белән төзелгән теләсә нинди килешүләр гамәлдә түгел һәм киләчәктә бәхәс туарга мөмкин. Зеленскийның вәкаләтләре срогы гамәлдән чыккач, Украина исеменнән чыгыш ясау хокукы тәмамланды», - дип йомгаклады Вячеслав Володин.
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россия ягы Владимир Зеленскийның, Украина Президенты буларак, легитимлыгы тәмамланудан чыгып эш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз