news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин: Югары белем бирү реформасына багышланган сораштыру үзгәрешләр кирәген күрсәтте

Россия Федерациясендә хәзерге югары белем бирү системасы үзгәрешләргә мохтаҗ, бу өлкәдә көнбатыш моделен уйламыйча күчереп булмый. Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең Telegram-каналында сораштыру нәтиҗәләре турында хәбәр иткәндә белдерде. «Российская газета» шул турыда яза.

«Сезнең белән бер атна элек безнең илдә югары белем бирү һәм Болонья системасының киләчәге турында фикер алыштык, – дип билгеләп үтә спикер. – Сораштыруда 413 меңнән артык кеше катнашты. Хәзерге югары белем бирү системасы үзгәрешләргә мохтаҗ. Моның өчен сораштыруда катнашучыларның 90 проценты тавыш бирде».

Әйтергә кирәк, сораштыруда катнашкан гражданнарның бишәр проценты «юк» һәм «барыбер» дигән җавапларны сайлаган.

Володин үз каналына язылучыларына кире элемтә өчен рәхмәт белдерде, әлеге мәсьәләне хәл итүгә җаваплы карарга кирәген билгеләп үтте.

«Бу өлкәдә Көнбатыш моделен уйламыйча күчереп булмау тәгаен ачык, – дип белдерде ул. – Бүгенге көн һәм Совет чорының иң яхшы тәҗрибәләре нигезендә югары белем бирүнең үзебезнең нәтиҗәле милли системасын булдыру дөрес», – дигән Володин.

Ул әлеге һәм башка мәсьәләләр турында 27 июньдә Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында фикер алышу уздырылачагын әйтте. Анда фән һәм югары белем министры, югары уку йортлары вәкилләре һәм экспертлар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot