Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин урамда электр самокатларында йөрүне тыю турында сораштыру башлап җибәрде

РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең Telegram-каналында урамда электр самокатларында йөрүне тыю турында сораштыру башлап җибәрде.
«Дәүләт Думасында беренче укылышта электр самокатларын йөртүчеләр өчен штрафлар билгеләүче закон проекты кабул ителде. Шул ук вакытта урамда хәрәкәт итү өчен мондый транспортны куллануны тулысынча тыю турында тәкъдимнәр килә. Ничек уйлыйсыз, мондый чара кирәкме?», - дип язган сәясәтче.
Володин язылучыларына өч төрле җавап варианты тәкъдим итә: «Әйе», «Юк» һәм «Барыбер».
Элегрәк, 10 июльдә, Дәүләт Думасы электр самокатлары һәм башка шәхси мобильлек чаралары, шулай ук велосипед белән идарә иткәндә хокук бозулар өчен штрафлар кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Новелла үз көченә кергән очракта, шәхси мобильлек чарасы яки велосипедта хәрәкәт итү өчен билгеләнгән тизлекне сәгатенә 5-10 километрга арттырган өчен 500-800, 10-15 километрга арттырган өчен 2-2,5 мең, 15-20 километрга арттырган өчен 3-3,5 мең, 20 километрга арттырган өчен 4-5 мең сум күләмендә штраф янаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз