Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Володин Татарстандагы технопарклар мисалында Россиядә IT-технологияләр үсешен тикшерәчәк
Казандагы технопарк Россиянең беренче IT-технопаркы булып санала. Аны төзү 2009 елда тәмамланды.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстанга эшлекле сәфәр кыла. Бу уңайдан, Володин Татарстандагы технопарклар мисалында Россиядә IT-технологияләр үсеше мәсьәләләрен тикшерәчәк. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә.
“Көн үзәгендә Татарстандагы технопарклар мисалында IT-технологияләрнең үсеше мәсьәләләре булачак”, - дип белдергәннәр хәбәрчеләргә Дәүләт Думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек идарәсендә.
Казанда Володин югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – “IT-парк”та булачак. Биредә ул IT-технологияләрне дәүләт хезмәтен тәкъдим итүдә ничек кулланып булганы, һ.б. белән танышачак.
Казандагы технопарк Россиянең беренче IT-технопаркы булып санала. Аны төзү 2009 елда тәмамланды. Комплекс Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тормышка ашыра торган дәүләт программасы кысаларында булдырылды. Технопаркта IT-эшкәртүләр өчен кирәк булган барлык ресурслар да бар: заманча технологияләр, хезмәт һәм җиһаз, фәнни һәм ресурс базасы.
Иннополис шәһәрендә Вячеслав Володин А.С. Попов исемендәге технопаркта булачак. Шулай ук мәгълүмат технологияләр өлкәсендәге юнәлешләр буенча укыту белән шөгыльләнә торган “Иннополис” уриверситетында укытучылар һәм студентлар белән очрашачак.
Володинның эшлекле сәфәрендә Дәүләт Думасының дүрт профиль комитеты рәисләре дә катнашачак – икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Сергей Жигарев, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча Леонид Левин, сәламәтлек саклау буенча Дмитрий Морозов, мәгариф һәм фән буенча Вячеслав Никонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз