Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин Татарстан депутатларын якынлашып килүче Россия парламентаризмы көне белән котлады
Иртәгә, 27 апрельдә, РФдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтеләчәк. Истәлекле дата алдыннан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы җибәргән. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«1906 елның 27 апрелендә Дәүләт Думасының беренче утырышы үткәрелгәннән бирле парламентаризм институты зур үсеш юлы узды. Закон чыгаручы хакимият органнары бу еллар дәвамында бай тәҗрибә туплады, Россия дәүләтчелеген ныгытуга һәм илебез алдында торган төп бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертте», – дип белдерде Федераль Җыенның түбән палатасы спикеры.
«Бүгенге шартларда барлык дәрәҗәдәге депутатлар, сайлаучыларның мәнфәгатьләрен яклап, илкүләм максатларга ирешү, кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру, Россиянең иминлеген һәм суверенитетын тәэмин итү өчен бик күп эш башкара», - дип өстәде Володин.
Федераль Җыенның түбән палатасы башлыгы, сүзен тәмамлап, Татарстан депутатларына алга таба зур уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз