Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Володин СССР таркалу сәбәбен атады
СССР таркалуда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе гаепле. Ул халык турында онытты. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде.
«Катламнарга бүленү бик каты булды: бер яктан, бу кечкенә каплар һәм махсус паёклар, икенче яктан, фуфайкалар һәм буш киштәләр», – дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.
Парламентарий фикеренчә, большевиклар император чоры генералларына, шулай ук илне төзегән кешеләргә куелган һәйкәлләрне җимереп хата җибәрде.
Володин Дума депутатларын Ватан тарихының совет чорын объектив бәяләргә һәм аның уңай яклары турында да, тискәре яклары турында да сөйләргә чакырды.
СССР 1991 елның декабрендә таркалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз