Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Володин: Сайлаучылар белән очрашу бурычын үтәмәүче депутатлар җаваплылыкка тартылачак
Гражданнарны кабул итүләр үткәрү һәм сайлаучылар белән аралашу бурычын үтәмәүче парламентарийларга карата дисциплинар чаралар кулланылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Парламентның нәтиҗәлелеген арттыруны беренче чиратта депутатларның үзләреннән башларга кирәк, диде Володин. Дәүләт Думасына таныклык алырга гына килә торган вакытлар үтте, дип ассызыклады ул шулай ук.
Спикер профильле комитетка депутатларга аена бер тапкырдан да ким булмаган тәртиптә сайлаучылар белән очрашулар уздыру бурычын билгеләүче закон проектын юллады. Хәзерге вакытта гамәлдә булган норма нигезендә, депутатлар мондый очрашуларны ярты елга бер тапкыр уздырырга тиеш.
Володин әйтүенчә, эшнең мондый форматы төбәкләрдәге проблемаларга оператив җавап бирергә һәм тагын да нәтиҗәлерәк закон карарларын булдырырга ярдәм итәчәк.
Закон проектында шулай ук гражданнар белән очрашулар үткәрмәгән депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мөмкинлеге дә каралган. Мандаттан мәхрүм итү карарын Дәүләт Думасы регламенты билгеләгән орган кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз