news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин Россиядән китүчеләр өчен ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Илдән киткән россиялеләргә кире кайту өчен ниндидер преференцияләр бирмәскә кирәк. Үз хатасын аңлаган кешеләр кире кайтты инде, дип искәртте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

«Калганнар шуны аңларга тиеш: җәмгыятьнең күпчелек өлеше аларның бу гамәлен хупламый, үз илләренә, туганнарына һәм якыннарына хыянәт иттеләр дип саный», - дип белдерде ул үзенең телеграм-каналында.

Володин фикеренчә, Россия компанияләрендә өйдән эшләүче кешеләр РФ законнары нигезендә аларга бирелгән барлык ташламалардан да мәхрүм ителергә тиеш. Моннан тыш, алар өчен салым салуның арттырылган ставкасын кертергә кирәк.

«Шулай гадел булачак», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot