Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин мошенникларга каршы чараларның икенче пакеты май аенда каралачагын әйтте
Дәүләт Думасы май аенда мошенниклыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән закон проектларының икенче пакетын карый башларга ниятли. Бу хакта парламентның түбән палатасы Рәисе Вячеслав Володин МАКС каналында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, якын арада депутатлар яңа комплекслы чараларны күздә тоткан инициативаларны карауны дәвам итәчәк. Аның сүзләренчә, карарлар кабул итү май аенда ук планлаштырыла, ә яңа нормалар гражданнарны мошенниклар гамәлләреннән яклауны тагын да көчәйтергә тиеш.
Тәкъдим ителгән чаралар, абунәчеләр чакыруның чит илдән килүен күрсен өчен, халыкара шалтыратуларны маркировкалауны, сакланышы югары булган балалар сим-карталарын гамәлгә кертүне, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунтка керү мөмкинлеген бары тик ышанычлы ысулларны кулланып кына торгызуны үз эченә ала.
Россиядә яңа инициативалар әзерләү фонында мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең саны кимүе теркәлә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2026 елның беренче кварталында мондый очракларның гомуми саны - 18,3 процентка, дистанцион очраклар 22,7 процентка азайган.
Онлайн-урлаулар саны - 14,1 процентка, компьютер мәгълүматлары өлкәсендәге җинаятьләр – 45,3 процентка, ә IT-технологияләр кулланып хокук бозулар 29,5 процентка кимегән.
Моннан тыш, Россия Банкына финанс өлкәсендәге мошенниклык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр, телефон схемаларын да кертеп, 40 процентка азрак булган.
Бу күрсәткечләрне кибермошенниклыкка каршы тору буенча системалы эш белән бәйлиләр. 2025 елдан Дәүләт Думасы бу өлкәдә 11 федераль закон кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз