Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин Миңнехановны Россия Конституциясе көне белән котлады
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады.
«30 елдан артык элек бөтенхалык референдумында кабул ителгән Төп закон илебезнең киләчәген билгеләде, төп ориентирларны, шулай ук аның алдагы үсеш юлын һәм өстенлекләрен раслады», – дип белдерде Вячеслав Володин Конституциянең әһәмиятенә тукталып.
«2020 елда хупланган Конституциягә төзәтмәләр заман сынауларын җиңәргә, Россияне ныгытуга, илкүләм максатларга ирешүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән бурычларны нәтиҗәле рәвештә хәл итәргә булыша. Бәйрәм белән!» – дип өстәде Дәүләт Думасы спикеры.
Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын РФ Конституциясе көне белән котлаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз