news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин: Күп балалы гаиләләргә ярдәм итүдә яңа чаралар 231 меңнән артык балага кагылачак

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең яңа чаралары 231 меңнән артык балага кагылачак. Сүз гаилә кеременең билгеле бер шартларында айлык пособиене саклап калу турында бара.

Дәүләт Думасы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, шул хактагы закон 22 майда үз көченә кергән. Документ нигезендә, әгәр гаилә әгъзасының уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан 10 процентка артмаса, күп балалы ата-аналар балага тиешле түләүне саклап калачак.

«Әлеге чара ата-аналары яңа кагыйдә буенча түләүләр алачак 231 меңнән артык балага кагылыр дип көтелә. Канун дәүләт башлыгы күрсәтмәсе белән кабул ителде. Безнең гражданнар Россия Президенты белән «туры элемтә» барышында шул хакта сораган иде», - диде Володин.

Закон 2026 ел башыннан социаль түләү алучыларның барысына да кагыла. Пособие алу өчен өстәмә гариза тапшырырга кирәкми.

news_right_1
news_right_2
news_bot