news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин демографияне Дәүләт Думасы эшенең өстенлеге дип атады

Демография мәсьәләләре Дәүләт Думасы эшенең берсүзсез өстенлеге булып кала. 2025 елда парламент демографик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән тугыз закон кабул итте, дип язган Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең MAX каналында.

Ул шушы ук чорда тагын сигез закон сәламәтлекне саклауга багышлануын искәртте.

Володин билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Россиядә күп балалы гаиләләр саны 17,4 процентка арткан. 2025 елның ноябрь ахырына илдә 2,89 миллион шундый гаилә исәпләнгән - бу узган ел башына караганда 8,8 процентка күбрәк. Әлеге гаиләләрдә 9,2 миллионнан артык бала тәрбияләнә.

Дәүләт Думасы Рәисе шулай ук 1 гыйнвардан балалы гаиләләргә ярдәм итү турында федераль закон үз көченә керүен искәртте. Аның нигезендә, ата-аналарның иминият стажына хәзер яшь ярымга кадәрге һәр баланы карау чоры да кертелә.

Элегрәк стажга барлыгы алты ел гына кертелә, бу дүрт баланы карауга тәңгәл иде.

Моннан тыш, законда игезәкләр, өч игезәк һәм аннан да күбрәк бала туган очракта стажны исәпләү тәртибенә төгәллек кертелгән. Һәр баланы карау чоры хәзер аерым исәпләнә һәм стажны исәпләгәндә кушыла.

Володин искәрткәнчә, Социаль фонд мәгълүматлары буенча, пенсияләрне яңадан исәпләү өчен гаризаны фондның клиент хезмәтендә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин. 2026 елның 1 гыйнварыннан соң пенсиягә чыгачак гражданнар өчен бала карауның барлык чоры автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Туучылар санын стимуллаштыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot