news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин Мөхәммәтшинны якынлашып килүче Россия көне белән котлады

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга якынлашып килүче Россия көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Без илебез, аның бай тарихы һәм мәдәнияте, күпмилләтле халыкның казанышлары һәм уңышлары белән горурланабыз», – дип ассызыклады Дәүләт Думасы спикеры.

«Гасырлар буе дәвам иткән традицияләр, рухи-әхлакый кыйммәтләр, Туган илгә карата мәхәббәт һәм аның киләчәге турында кайгырту, Россияне үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертергә омтылу безне берләштерә, гражданнарыбыз һәм илебез файдасына яңа максатларга ирешү өчен көч бирә», – дип ышаныч белдерде Вячеслав Володин.

news_right_1
news_right_2
news_bot