Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Вячеслав Володин Рөстәм Миңнехановны Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
«9 Май – ул безнең күпмилләтле халкыбызның батырлыгын чагылдыручы изге бәйрәм. Солдатларның, офицерларның, тыл хезмәтчәннәренең – Ватанны яклаган һәм фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән чакта үз гомерен корбан иткән кешеләрнең батырлыгын, кыюлыгын һәм фидакарьлеген чагылдыручы. Туган илне азат иткән, дөньяны фашизмнан коткарган, миллионлаган кешегә азатлык бүләк иткән җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәт», – дип ассызыклады котлау телеграммасында Федераль Җыенның түбән палатасы башлыгы.
«Җиңүнең нинди бәя белән ирешелгәнен һәрвакыт хәтерләячәкбез, геройлар турында истәлекне саклаячакбыз. Тарихи дөреслекне саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Җиңү көне белән, сезгә сәламәтлек һәм барлык иң яхшы теләкләр!» – дип йомгаклады Вячеслав Володин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз