Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин мигрантларның Россиягә гаиләләре белән килүенә каршы чыкты
Россиягә акча эшләргә килүче мигрантлар үзләре белән гаиләләрен алып килергә тиеш түгел. Бу фикерне Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Ул искәрткәнчә, әлеге алым беренче тапкыр Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде һәм Россия Президентының Дума фракцияләре лидерлары белән очрашуында хупланды.
Володин сүзләренчә, хезмәт миграциясе вакытлыча характерга ия: кешеләр эшләргә килә, ә хезмәт бурычлары төгәлләнгәч өйләренә кайтып китәргә тиеш. Шул ук вакытта, мондый очракларда гаиләләрнең һәм балаларның булуы өстәмә таләпләр һәм йөкләнеш китереп чыгара, бу исә хезмәт миграциясе идеясе кысаларыннан чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз