news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин мәктәпләрдә укучыларга өй эше бирүне бетерү мәсьәләсен күтәрде

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин уку йөкләнеше зур булу сәбәпле, мәктәп укучыларына өй эшләрен гамәлдән чыгару темасын фикер алышуга чыгарды. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, күптән түгел булган фикер алышу барышында челтәрдә 10 меңгә якын комментарий калдырылган, аларның яртысыннан артыгы укучыларга артык йөкләнеш булуын раслаган. Володин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасында бу мәсьәләне карау үтенече белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать иткәннәр һәм киләсе айда аны карарга планлаштыралар.

Депутатларның күбесе Россия мәктәп укучыларының укуга киткән вакытлары көненә уртача 8-10 сәгатькә җитә, бу аларга артык йөкләнеш, дип саный. Төгәл карарлар әлегә юк, әмма Дәүләт Думасы Рәисе өй эшләрен эшләү еш кына вакытны бушка уздыруга әверелә, дип күрсәтте. Бу ясалма фәһем технологияләре үсеше һәм Интернетта әзер җавапларны җиңел табу белән бәйле.

Володин балаларга челтәрдә әзер җаваплар эзләү генә түгел, ә үсәргә кирәк дип саный.

Ахыргы карарны әзерләгәндә, Дәүләт Думасы спикеры сүзләренчә, ата-аналар, педагоглар, экспертлар һәм барлык кызыксынган якларның фикерен исәпкә алу мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot