news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин: Индексациядән соң социаль пенсияләрнең үсеше инфляция темпыннан югарырак булачак

1 апрельдән социаль пенсияләр 3,3 процентка индексацияләнәчәк, шуннан соң аларның үсеше инфляция темпыннан югарырак булачак, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Тулаем алганда, үзгәрешләр инвалидлык, туендыручысын югалту (һ.б.) буенча пенсия алучы 4 миллион пенсионерга кагылачак, дип искәртте ул. Бу хакта Дәүләт Думасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Моннан тыш, 1 апрельдән торак сатып алганда ана капиталы акчасын саклау турындагы закон үз көченә керә. Аерым алганда, кредитлы куллану кооперативларына карата таләпләр катгыйланачак, аларның торак займнарын каплау өчен бала туганнан соң түләнә торган пособиене сарыф итәргә мөмкин. Алар РФ Үзәк банкының барлык таләпләренә туры килергә һәм махсус исемлеккә кертелергә тиеш.

«Гражданнарның ана капиталы акчасыннан нәтиҗәле файдалана алуы мөһим. Закон аны торак сатып алуга сарыф иткәндә хокук бозулар санын киметергә, бу өлкәдә мошенниклыктан сакларга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатма бирде Володин.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә 2023 елның апреленнән социаль пенсияләр өстәмә рәвештә индексацияләнәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Моңа кадәр аларны 2022 елның апрелендә планлы рәвештә – 8,6, июнь аенда планнан тыш тагын 10 процентка индексацияләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100