news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин: Һәр мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашкан укытучы булырга тиеш

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәр Россия мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан укытучылар эшләргә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, балаларны укытканда аларның тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси сыйфатларына ихтыяҗ зур. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Һәр мәктәптә шундый укытучы булсын иде. Чөнки махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр барысы да геройлар һәм патриотлар. Алар үзләре өчен илне, безне яклау карарын кабул иттеләр», – диде Володин Краснодардагы Кубань дәүләт университеты студентлары һәм укытучылары белән аралашу барышында.

«Шуңа күрә ил алар турында кайгыртырга тиеш. Һәм иң мөһиме, балаларны укытканда аларның сыйфатларына ихтыяҗ булырга тиеш. Балалар өчен бу мөһим», – дип өстәде ул.

Дәүләт Думасы спикеры сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга белем бирү учреждениеләрендә үзләренә якынрак булган фәннәрне укыту мөмкинлеге бирергә кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп елларында хәрби әзерлек һәм хезмәт дәресләрен Бөек Ватан сугышы фронтовиклары алып барган.

«Һәм алар безнең дөньяга карашыбызга җитди йогынты ясады», – дип ассызыклады Володин.

news_right_1
news_right_2
news_bot