news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин: Һәр ялгыш җибәрелгән повестка буенча аерым ачыклык кертергә кирәк

Өлешчә мобилизация узуы сәбәпле, һәр ялгыш җибәрелгән повестка буенча аерым ачыклык кертергә кирәк. Бу хакта үзенең Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Телеграм-каналында белдерде.

«Өлешчә мобилизациянең закон нигезендә узуы мөһим. Мөрәҗәгатьләр килә. Сез язган төрле хәлләр килеп чыга. Һәр очракны аерым дөрес тикшерергә», - диде ул.

Володин сүзләренчә, өлешчә мобилизациягә формаль рәвештә карарга ярамый, чөнки аның нәтиҗәлелегенә Россия Хәрби көчләренең сугышка сәләтле булуы һәм махсус операция бурычларын хәл итү бәйле.

«Әгәр дә сез указ, закон яки закон актлары нормалары бозылган фактлар белән очрашсагыз, бу хакта хәбәр итегез. Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр үз җаваплылыгын аңларга тиеш», - диде Дәүләт Думасы спикеры.

Искәртик, 21 сентябрьдә иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100