Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин: Дәүләт Думасы мигрантларга карата контрольне көчәйтә һәм пошлиналарны арттыра
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Телеграм-каналында Россиягә килүче чит ил гражданнарын контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән яңа чаралар турында хәбәр итте. Якын арада депутатлар мигрантлар өчен өстәмә дәүләт пошлиналары кертүне күздә тотучы закон проектларын карауга керешәчәк.
Тәкъдимнәрнең берсе – патент биргән яки яңадан рәсмиләштергән өчен, шулай ук эшкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озайткан өчен 4200 сум күләмендә пошлина билгеләү. Әлеге документларның дубликатын алу яисә аларга үзгәрешләр кертү өчен 2100 сум түләү каралган.
Моннан тыш, түбәндәге процедуралар өчен пошлиналар кертү яки арттыру планлаштырыла:
- тору урынында исәпкә басу,
- яшәү урынында теркәлү,
- вакытлыча тору вакытын озайту,
- транспорт чаралары белән бәйле теркәү процедуралары.
Володин сүзләренчә, мигрантларның күбесе Россиягә акча эшләргә килә. Спикер фикеренчә, административ контрольне көчәйтү һәм пошлиналарны арттыру бюджетны тулыландырырга гына түгел, миграция процессларының үтә күренмәлелеген арттырырга, шулай ук легаль булмаган миграция дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
«Бу юнәлештәге эшне дәвам итәбез», - дип ассызыклады Вячеслав Володин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз