news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин: Дәүләт Думасы мәктәп укучыларына йөкләнешне киметү чараларын табарга планлаштыра

Россия мәктәпләрендә укучыларга йөкләнешне киметү язгы сессиядә Дәүләт Думасы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булачак. Парламентның түбән палатасының пленар утырышында аның Рәисе Вячеслав Володин шундый белдерү белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, проблеманы хәл итү белән Дәүләт Думасы белән Хөкүмәт шөгыльләнәчәк.

«Без сезнең белән мәктәп укучыларына йөкләнешне киметү кирәклеге мәсьәләсен күтәрдек. <...> Һәм шулай ук сессия барышында эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсенә кертергә тәкъдим итәм», — дип ТАСС Володин сүзләрен китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100