Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин авылларда мәктәптә туклануны һәм балалар бакчаларын бушлай итәргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, авыл мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү һәм балалар бакчалары тулысынча бушлай булырга тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Володин фикеренчә, мондый чара авыл җирендә туучылар саны артуга ярдәм итә алачак.
Хәзер муниципаль балалар бакчаларында белем бирү генә бушлай. Туклану һәм тәрбия өчен ата-аналар аерым түли. Мәктәпләрдә бары тик башлангыч сыйныф укучылары гына кайнар аш белән бушлай тәэмин ителә.
Хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясаганда, Володин РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җиткергән мәгълүматларны искә төшерде: авылда туучылар коэффициенты 1,6га тигез. Вячеслав Володин искәрткәнчә, авылда яшәү шартлары катлаулы булып кала, шуңа күрә өстәмә ярдәм чаралары турында уйларга кирәк. Аерым алганда, ул авыл ата-аналарын балалар бакчалары өчен түләүдән азат итәргә һәм башлангыч сыйныф укучыларын гына түгел, барлык балаларны да түләүсез кайнар аш белән тәэмин итәргә өндәде.
Демографияне яхшырту «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз